Зәйдә район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә капиталь ремонт ясалган

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Зәй үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә капиталь ремонт тәмамланган.

Инфекция бүлеге 54 урынга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 2 161 квадрат метр булган әлеге өч катлы бинада тулы бер комплекслы эшләр башкарылган. Бинаның фасады һәм түбәсе яңартылган, эчке инженерлык челтәрләре ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Шулай ук эчке бизәкләр – түшәмнәр, идәннәр, стена плиткалары, бәдрәфләр ясалган.

Моннан тыш, йогышлы авырулар бүлегендә медицина җиһазлары тулысынча яңартылган, яңа кислород газификаторы урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International