Апаста ике катлы балалар бакчасы төзелә. Гомуми мәйданы 1 981 квадрат метр булган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 80 урынга исәпләнгән.
Хәзер биредә фасад һәм эчке бизәү эшләре, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре алып барыла. Шулай ук керү төркеме дә билгеләнә. Объектның оператив әзерлеге 74% тәшкил итә.
Апас районында балалар бакчасы «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча төзелә.