Актанышның кайсы мәктәпләрен 2014 елда капиталь ремонт көтә

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елда мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау өчен республика һәм җирле бюджеттан 37 милллион сум тотылган.

Киләсе ел капиталь ремонт программасына нинди объектлар керәчәк – әлеге сорау чишелгән инде. ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, Тат.Суксасы урта һәм Кузякин, Иске Бугадин, Менняр гомуми белем бирү мәктәпләре ремонтланачак һәм әлеге максатлар өчен 47,7 миллион сум бүленеп бирелгән. Шулай ук, Актанышның икенче урта һәм Кузякин гомуми белем бирү мәктәбен “Арзан һәм уңай тирәлек” республика программасына кертү соравы тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International