Татарстанның Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсендә 5 нче спорт мәктәбен реконструкцияләү бара. Биредә цоколь катлы янкорма барлыкка килгән, инженерлык челтәрләре ремонтлана, фасад, түбә ябу һәм бизәү эшләре башкарыла, фундамент, баскычлар, мәйданчыклар һәм баскыч көчәйтелә. Шулай ук тәрәзә һәм ишекләрне, бүлгеләрне һәм стеналарны өлешчә алыштыру планлаштырыла.
Беренче катта баскетбол белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары, чишенү бүлмәләре, санузеллар, душ бүлмәләре урнашачак.
Икенче кат төрле көрәш төрләре белән шөгыльләнү өчен каралган. Биредә шулай ук чишенү бүлмәләре, санузеллар, душ, тренер бүлмәләре, техперсонал өчен бүлмәләр урнашачак.
Бинаның гомуми мәйданы реконструкциядән соң ике тапкырга диярлек артачак һәм 4 931 квадрат метр тәшкил итәчәк. Хәзер спорт мәктәбендә берьюлы 111 кеше шөгыльләнә алачак.