Татарстанда илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары буенча социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
«Экология» тармагы буенча «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча күчеш объектын – Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләр 88% ка башкарылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Яшел Үзән районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә.
Мәгариф өлкәсендә 6 мәктәп төзү планлаштырыла. Шуларның 2се 1224 урынга исәпләнгән – Казанда һәм Чаллыда аукционнар узды, контрактлар төзү 3 мартка планлаштырыла. Агымдагы айда 4 мәктәп буенча – Кукмара, Әгерҗе, Минзәлә һәм Буа шәһәрләрендә аукционнар узачак. Контрактларны төзү март аенда планлаштырылган.
5 балалар бакчасыннан 4 объект буенча аукционнар узды, шулардан – Казандагы балалар бакчасы буенча дәүләт контракты февраль ахырында төзеләчәк. 3 март – Питрәч, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында калган балалар бакчалары буенча. Апас бистәсендәге балалар бакчасына агымдагы ел лимиты буенча аукцион бу ай ахырына кадәр узачак һәм контракт март аенда төзеләчәк.
«Мәдәният» тармагы буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелергә планлаштырылган 4 объектның өчесе буенча аукционнар үткәрелде, контрактлар 3 мартта төзеләчәк. Мамадыш мәдәният йортында аукцион һәм дәүләт контракты киләсе айга планлаштырылган.
Моннан тыш, башка республика программалары кысаларында 25 социаль инфраструктура объекты төзеләчәк. Алардан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2 бинасы буенча аукционнар узды, дәүләт контрактларын төзү ай башына билгеләнгән. 23 объект буенча аукционнар үткәрү һәм контрактлар төзү март аенда планлаштырыла. Бу исемлеккә 16 Башкарма комитет һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 7 пункт төзү керә.