Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелеше дәвам итә. Бу подваллы ике катлы бина булачак, гомуми мәйданы 8 620 квадрат метр. Ул 120 урынга исәпләнгән.
Хәзерге вакытта объектның оператив әзерлеге 40% тәшкил итә. Белгечләр фасад һәм түбә ябу эшләренә керештеләр. Шулай ук барлык инженерлык челтәрләре – су белән тәэмин итү, канализация, аз агымлы челтәрләр һәм җылылык монтажлана.
Проект буенча җиһазлар һәм инвентарь сатып алу планлаштырыла.
Яшел Үзән интернат-йортын төзүгә 516 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 108 млн сумнан артыгы – республика бюджетыннан.
Төзелеш «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Гаилә» илкүләм проекты яшь, күп балалы гаиләләргә, өлкән буынга ярдәм чараларын берләштерүгә, мәдәният инфраструктурасын ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Мөһим бурыч – өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озын гомерен озайту.
ТР ГИСУ фотосурәте