Капиталь ремонт программасы буенча, өстәмә лимитны исәпкә алып, 42 муниципалитетта 911 күпфатирлы йорт исемлеге төзелде. Шул исәптән 222 йортта лифтларны алыштыру, 677 йортта гомуми төзелеш эшләре һәм 11 йортта бу эшләрнең ике төре дә башкарылачак.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнарны тоташтырып киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Безне шулай ук социаль челтәрләрдә укыгыз https://t.me/Minstroy_RT һәм https://vk.com/msagkh