Татарстанда торак тапшыру планы 33% ка үтәлгән – 1 млн 93 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган, дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Барлык муниципаль районнарны тоташтыру белән киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 2% ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 36 мең кв. метрдан артык булган 11 күпфатирлы йорт.
Социаль ипотека өлешендә еллык план 16% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның өчесе файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 25,4 мең кв. м.
Хосусый торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 031 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.