Татарстанның Кукмара муниципаль районының 4 торак пунктында – Тырыш, Татар Туллысы, Бучирмә һәм Яңа Каенсар авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка киләчәк.
Типик модульле ФАПлар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына керә торган «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелә.
Гомуми мәйданы 58 кв. м булган һәр ФАП төзелешенә 12 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта ике торак пунктта – Тырыш һәм Татар Толлысында биналар тулысынча урнаштырылган. Монда эчке бизәү һәм тышкы челтәрләр үткәрүгә керештеләр. Бучирмә һәм Яңа Каенсар авылларында әзерлек эшләре алып барыла.
Барлык фельдшер-акушерлык пунктларында да функциональ кабинетлар һәм заманча җиһазлар урнаштырылачак. Бу авыл халкына вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, проект буенча ФАПлар тирәсен төзекләндерү планлаштырыла.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча 2025 елда Татарстанның 19 муниципаль берәмлегендә 34 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Поликлиникалар, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, аларга эшкә квалификацияле медицина кадрларын күбрәк җәлеп итәләр.
Фотода: Тырыш авылында ФАП бинасы.