Валентина Матвиенко: Төзелеш Министрлыгы барлыкка китерү белән миллилек эшләре буенча ведомство кирәклеге юкка чыкты

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Федерациясе Советы рәисе Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, РФ төзелеш һәм ТКХ Министрлыгы барлыкка китерү турындагы карар кабул ителгәч, миллилек эшләре буенчаМинистрлык барлыкка китерү кирәклеге юкка чыкты. Ул Бу турды бүген, интеллектуаль милекчелек  сорауларына багышланган Советның күчмә утырышыннан соң, Казанда журналистларга хәбәр итте.

 “Минем уйлавымча, Россия кебек күп милләтле һәм күп конфессияле  дәүләттә, милләтара мөнәсәбәтләр дәүләт сәясәте нигезләренең эшкәртмәләре, регионнардагы хәлләрнең мониторингын төзү белән шөгыльләнгән, Россия һәм аерым регионнардагы вакыйгалар турында ел саен докладлар әзерли торган ведомство булырга тиеш”, - диде Валентина Матвиенко журналистларга биргән интервьюсында. “Һәм башкалар белән бергә карарга ярамаган мөһим эшләр катламы.  Бу ведомствода профессионаллар, экспертлар, дәүләт сәясәте идеяләрен, вакыйгалар үсешенә бәйле тәкъдимнәрне алга җибәрә торган кешеләр эшләргә тиеш”, - дип аңлатты ул.

Валентина Матвиенко искәрткәнчә, элек бу сораулар белән РФ региональ үсеш Министрлыгы шөгыльләнә иде. Эшләрнең күплеген һәм министрлыкка йөкләнгән функцияләрнең санына бәйле рәвештә, милләтара мөнәсәбәтләр һәм милли сәясәт сораулары беренче урында тормадылар, диде ул. “Моннан  эшләрнең сыйфаты да билгеләнелә. Һәм әлеге хәл безгә, бу эшне арттыру кирәклеге, махсус федераль хезмәт яки комитет төзү турында сөйләргә мәҗбүр итте”, - дип ассызыклады спикер һәм искәртеп үткәнчә, Региональ үсеш Министрлыгын реформалаштырып, төзелеш һәм ТКХ сорауларына кагылышлы функцияләрне аерып алып, аларны яңа барлыкка килгән министрлыкка бирү карары кабул ителде.

“ Аерым төзелеш һәм ТКХ Министрлыгы барлыкка китерү абсолют  дөрес эш, аны күптән эшләргә кирәк иде. Хәзер региональ үсеш Министрлыгында регионнарның социаль-икътисади үстерү, дәүләт программалары һәм милли сәясәт функцияләре генә калачак. Хәзер инде, минем уйлавымча, региональ үсеш Министрлыгы әлеге сорауларга күбрәк игътибар бирер, ягъни әлеге тармак бу министрлыкның төп компетенцияләренең берсе булачак. Бу хәлдә, минемчә, аерым министрлык кирәк булмаячак. Чөнки хәзерге вакытта милли сәясәт – региональ Министрлыктагы төп юнәлешләрнең берсе, бу дөрес тә”, -- дип үз фикерен белдерде Валентина Матвиенко.

Ул, шулай ук, “министр урынбасары вазифасын башкаручы кеше, шулай ук әлеге өлкәне алып баручы һәм милли сәясәт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче  департамент барлыкка килер”, дип ышануын белдерде.

“ Хәзерге вакытта тәкъдим итәргә мөмкин булган иң яхшы карар бу”, - дип Валентина Матвиенко сүзен йомгаклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International