Казанда Футболны үстерү үзәге төзелә

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Казанда «Рубин» стадионы территориясендә Футболны үстерү үзәге төзелә.

Проект буенча үзәктә футбол манежы, 76 кешегә исәпләнгән чишенү һәм ял бүлмәләре булган спорт базасы блогы, универсаль спорт комплексы корпусы, табигый һәм ясалма өслекле футбол кырлары урнашачак. Шулай ук универсаль спорт комплексы корпусы һәм спорт базасы блогы арасында җылы коридор кору планлаштырылган.

Хәзерге вакытта футбол манежының төзелеш-монтаж эшләре 84% ка башкарылган. Монда инженерлык челтәрләрен монтажлау, тышкы яктырту, канализация, электр җайланмалары урнаштыру төгәлләнеп килә. Түшәмнәр һәм диварлар бизәлә, территория төзекләндерелә.

Футбол манежының гомуми мәйданы 6 581 квадрат метр булган бер катлы бинасында футбол кыры һәм 160 кешегә исәпләнгән 8 чишенү бүлмәсе булачак.

Футболны үстерү үзәге төзелеше «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International