Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышында 2024 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде.
Йомгаклау доклады белән министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Татьяна Титова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2024 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча ведомство программасы чараларын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 4 утырышы уздырылган.
Министрлыкның рәсми сайтында даими рәвештә «Коррупциягә каршы тору» бүлеге яңартылып тора. Хисап елында бүлектә коррупциягә каршы юнәлештәге 48 материал урнаштырылган.
Докладчы сүзләренчә, министрлыкта хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тәртибен формалаштыруга юнәлдерелгән агарту чараларына аерым игътибар бирелә. 2024 елда Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләргә анализ ясалды. Хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту өчен нигезләр юк.
Моннан тыш, эшкуарлык эшчәнлегендә катнашулары буенча 275 хезмәткәр тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, коррупциягә каршы көрәш кысаларында билгеләнгән тыюларны үтәмәү һәм бурычларны үтәмәү фактлары ачыкланмаган.
Утырышта катнашучылар министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча барлык чараларның да билгеләнгән срокларда башкарылуын билгеләп үттеләр.