ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.
Министр урынбасары Илшат Гыймаев рәислегендә узган киңәшмәдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстанның әйдәп баручы төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Үзбәкстан Республикасы делегациясен Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы миграция агентлыгы директоры Бекзод Мусаев җитәкләде.
Киңәшмә барышында катнашучылар Үзбәкстаннан Хезмәт мигрантларын Татарстанның төзелеш мәйданчыкларына җәлеп итү, аларның социаль һәм икътисади хокукларын яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу йомгаклары буенча Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы миграция агентлыгы Татарстанның ике төзелеш оешмасы - «Казанский ДСК» ҖЧҖ һәм «АртексСтройПроект» ҖЧҖ белән Үзбәкстан гражданнарын Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү турында Килешүгә кул куйды.