Б.Тархан авылында участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт йорты төзү эшләре бара

2013 елның 8 ноябре, җомга

Бүген район Башлыгы В.С. Чершинцев Жуково авылындагы күп функцияле үзәк һәм Б.Тархан авылындагы участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзелешенең барышы белән танышты. Жуково авылындагы күп функцияле үзәкне тапшыру срогы декабрь башына билгеләнгән иде. Хәзерге вакытта монда бизәү эшләре, электр челтәрләрен монтажлау, җылыту җиһазларын урнаштыру һәм объект әйләнә-тирәсендәге территорияне төзекләндерү буенча эшләр бара. Суүткәргеч һәм канализация сузу буенча эшләр тәмамланган.

Б.Тархан авылындагы участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзелеп беткән. Бүгенге көндә җиһаз җыю һәм территорияне төзекләндерү  буенча эшләр бара. Б. Турма авылында да мондый проект буенча йорт төзелә башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International