7 ноябрь көнне “Зай” БЯСМ базасында универсаль спорт мәйданы ачылышының тантанасы булды. Футбол һәм баскетбол кортлары, балалар спорт комплексының тренажерларын мәктәп балалары бәяләде. Зәй балаларының мондый заманча мәйданда спорт белән шөгыльләнү хыялын “Татнефть” ААҖ тормышка ашырды, төзелеш өчен 3 миллион сум бүленеп бирелгән.