ТР Төзелеш министрлыгында Үзбәкстанның Кашкадарья өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Үзбәкстан Республикасының Кашкадарья өлкәсе делегациясе белән киңәшмә узды.

Министр урынбасары Илшат Гыймаев рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстанның алдынгы төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Үзбәкстан делегациясен өлкә хокимы урынбасары Алишер Закиров җитәкләде.

Киңәшмә барышында катнашучылар чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм Үзбәкстанда коелу төзелеш материаллары, шул исәптән 100 мкм зурлыктагы мәрмәр микрокальцит җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Үзбәкстан ягы төзелеш, шәһәр төзелеше, объектларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү, төзелеш материаллары һәм эшләнмәләр җитештерү тармакларында Татарстан тәҗрибәсен  белән кызыксынуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International