Академик Роальд Сәгъдиев исемендәге Буа урта мәктәбенең түбәсенә капиталь ремонт ясалачак

2025 елның 21 марты, җомга

Буада Карл Маркс урамы, 72/52 адресы буенча академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең түбәсенә ремонт ясала.

 

Капиталь ремонт кысаларында төзүчеләр профнастилны, су агызгычларны һәм кәрнизләрне алыштырачаклар. Хәзерге вакытта түбәнең металл конструкцияләрен (стропилларны) чистарту һәм коррозиягә каршы эшкәртү һәм өслекләрне ремонтлау башкарылган.

Эшләр дәүләт мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча алып барыла.

2021 елда республика программалары кысаларында биредә физика, химия, биология кабинетлары һәм азык-төлек блогы ремонтланган. 

Исегезгә төшерәбез, гомуми мәйданы 2 199 кв. метр булган өч катлы мәктәп бинасы 2008 елда төзелгән. Шул ук вакытта, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, аңа дөньякүләм танылган галим-физик, академик Роальд Зиннур улы Сәгъдиев исеме бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International