Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстанның төзелеш оешмалары җитәкчеләре өчен семинар үткәрде.
Министр ассызыклаганча, бүген республиканың төзелеш комплексы – икътисадның иң эре секторы, аңа тулай төбәк продуктының 8 проценты карый.
Семинар кысаларында Мәскәүнең металл конструкцияләр җитештерү буенча иң эре заводларының берсе эшчәнлеге тәкъдир ителде.
Компания Россиянең күп кенә төбәкләрендә стадионнар, иҗтимагый һәм сәүдә үзәкләре, торак комплекслар төзегәндә кулланылган уникаль эшләнмәләр чыгара. Аерым алганда, әлеге заводның металл конструкцияләре аның исемендәге Татар академия театрының яңа бинасын төзегәндә файдаланылды.
Семинар катнашучыларның барысы өчен дә файдалы булды.