ТР Төзелеш министрлыгында Иран төзелеш оешмалары вәкилләре булды

2025 елның 28 марты, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Иран Ислам Республикасы төзелеш оешмалары вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды.

Илшат Гыймаев Татарстанның төзелеш комплексы үсеше турында сөйләде.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан һәм Иран арасында төзелеш, төзелеш материаллары җитештерү тармакларында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Иран делегациясе төзелеш һәм бизәү материаллары, аерым алганда, цемент, инерт тутыргычлар һәм санфаянс чыгару буенча үз производстволарын тәкъдим итте.

Яклар төзелеш өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International