Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Татарстанда коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне үткәргән министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин 2025 елда башланган коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирде. Ул ассызыклаганча, яңа программа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнгән. Әлеге программа кысаларында 100 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу максатларга 8,5 млрд сум бүлеп бирелгән.