Алексеевск районында «Дубок» балаларны савыктыру лагерен капиталь ремонтлау дәвам итә

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Татарстанның Алексеевск районында «Дубок» балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт бара. Балалар лагере Биләр авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан.

 

Проект буенча төзүчеләр ике йокы корпусын һәм ашханә бинасын ремонтлаячак. Йокы корпусларында хәзер түбә ябыла һәм идәннәр яңартыла. Ашханә бинасында түбә ябу эшләре алып барыла. Объект 60 процентка әзер.

 

Шулай ук капремонт кысаларында балаларны савыктыру лагере өчен кирәкле җиһазлар сатып алыначак, тирә-юнь төзекләндереләчәк.

Эшләр балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы буенча башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International