Воронежда «Зодчество ВРН» архитектура форумы узачак

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

30 майдан 31 майга кадәр Воронеж шәһәрендә Үзәк Россия төбәкләрендә архитектура һәм шәһәр үсеше өлкәсендә иң күләмле һөнәри вакыйга – «Зодчество ВРН» архитектура форумы узачак.

Форум 2007 елдан бирле үткәрелә, һәм бу вакыт эчендә ул иң күренекле мәдәни вакыйгаларның берсенә әверелде.

Форумны РФ Төзелеш министрлыгы һәм Россия Архитекторлар берлеге ярдәмендә Воронеж өлкәсе Хөкүмәте һәм Воронеж өлкәсенең архитектура һәм шәһәр төзелеше министрлыгы оештыра.

Традиция буенча форум чараларында төбәк хакимияте һәм федераль ведомстволар, Үзәк Россиянең девелоперлык һәм бизнес-бергәлекләре, төп үсеш институтлары вәкилләре, төбәкләрнең һәм шәһәрләрнең баш архитекторлары, Россия Архитекторлар берлегенең югары җитәкчелеге катнаша.

2025 елгы форумның темасы: «Шәһәр үзәге». Программа кысаларында төрле процесслар, күренешләр һәм практикалар: социаль-мәдәни, тарихи, инновацион контекстларны, Россия шәһәрләренең шәһәр төзелеше сәясәтенең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, үсеш перспективалары һәм ретроспективалары; реновация тәҗрибәләре, инвестицияләр юнәлешләре, шәһәр үзәкләрендә кирәкле инфраструктура һәм сервислар, шул исәптән туристлык сервислары булдыру турында фикер алышу һәм аларны яктырту планлаштырыла. Экология, транспорт мобильлеге, кече бизнесны үстерү һәм шәһәр үзәкләренә хас башка бик күп мөһим мәсьәләләр каралачак.

Программаны әлеге сайтта карап була www.zodchestvovrn.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International