Менделеевскида архитектура һәйкәлен - туган якны өйрәнү музее бинасын реставрацияләү дәвам итә

2025 елның 18 апреле, җомга

Менделеевскиның туган якны өйрәнү музеенда ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.

Музей «П.К. Ушков һәм К° химзаводлары ширкәтләренең» элеккеге завод конторасы бинасында урнашкан. Бу мәдәни мирас объекты һәм республика әһәмиятендәге тарих һәм архитектура һәйкәле.

ТР ГИСУның реставрацияләү бүлеге башлыгы Майя Морозова сөйләгәнчә, 1868 елда Бондюга бистәсенең химия заводы (йөз елдан соң диярлек – 1967 елда яңа төзелгән шәһәргә бөек химик Дмитрий Менделеев исеме бирелә) беренче продукцияне чыгара. Шул вакытта идарәчеләрне һәм хезмәткәрләрне урнаштыру өчен бина кирәк була. Һәм 1870 елда 15 метрлы күзәтү манарасы булган бер катлы йорт төзелә.

Музей бинасы биеклеге ягыннан төрле күләмнәрдән тора: урам буйлап сузылган бер катлы корпуска аның урта өлешендә ике катлы бина уела. Беренче кат известь таштан һәм керамик кирпечтән, икенчесе бүрәнәдән төзелгән. Корпуслар ике кыеклы түбәләр белән капланган. Бер катлы уң канатка нигезе шакмаклы кирпеч манара тоташа һәм биредәге урыннар өчен гадәти булмаган, борынгы замокны хәтерләткән архитектурасы белән ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Манара архитектур-колонкалы пояс һәм түбәдә баганалар белән тәмамланган.

П.К. Ушковның химия заводлары ширкәтенең бөтен милке кебек үк, контора да революциядән соң дәүләт хисабына күчә. 1985 елга кадәр бу йортта Карпов исемендәге заводның дирекциясе һәм химия бүлекләре урнашкан. 1985-1989 елларда биредә һөнәри-техник училище булган. 1991 елда аны туган якны өйрәнү музеена тапшыралар.

Подрядчы сүзләренчә, эшләр программасына түбә һәм фасадны ремонтлау һәм реставрацияләү кертелгән. Тарихи образга якын булган күренештә тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылачак. Аерым алганда, беренче кат турыпочмаклы тәрәзәләр һәм стенадагы уемнар белән киселгән, алар урам ягыннан җир белән тигез диярлек урнашкан. Икенче кат тәрәзәләре тәрәзә асты киштәсе белән берләштерелгән, эре тешле йөзлекләр белән рамланган. Тәрәзәләрнең декоратив бизәлешен манараны төзегәндә дә кабатлаганнар. Манараның һәр ягында берәр тәрәзә җәясыман тәмамланган һәм өске өлешендә эре тешле куышларга урнаштырылган.

Моннан тыш, санузеллар һәм кондиционер системасы белән барлык инженерлык коммуникацияләре алыштырылачак. Биналарның бизәлеше декорның тарихи элементларын торгызуны исәпкә алып башкарыла.

Төзүчеләр музей бинасын ремонтлау-реставрацияләү эшләренең барлык төрләрен агымдагы елның августына төгәлләргә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International