ТР Дәүләт заказы агентлыгы төзелеш тармагы белгечләре семинары үткәрде

2025 елның 18 апреле, җомга

«Идарә итү коралы буларак ТР төбәк маркетинг үзәге» укыту чарасын ТР Дәүләт заказы агентлыгы Татарстанның төзелеш тармагы белгечләре өчен оештырды.

Укырга җыелучыларга сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, ТР Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев мөрәҗәгать итте. Ул заманча эшлекле дөньяда электрон мәйданчык кебек инструментның әһәмиятен ассызыклады һәм төзелеш җәмәгатьчелегендә аның бәяләп бетергесез булуын билгеләп үтте.

ТР Дәүләт заказы буенча Агентлыкның генераль директоры Яков Геллер җыелучыларның игътибарын электрон мәйданчыкларның төп бенефициарлары бизнес хуҗалары булуына юнәлтте, чөнки нәкъ менә алар реаль экономия ала.

Чара азагында катнашучылар электрон мәйданчыкларның мөмкинлекләре турында фикер алышуга актив кушылдылар. Төзүчеләрне сату-алу аша сатып алына торган продукциянең сыйфаты мәсьәләләре борчыды. ТР Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, сатып алучы тарафыннан товарның сыйфатына дәгъва аз гына булса да, ул алдагы сатулардан чыгарыла, ә бу тәэмин итүче өчен җитди бәла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International