Татарстанда инженерлык челтәрләрен яңарту эшләре дәвам итә. Бу хакта узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
2025 елда республикада коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа программасы башланды, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.
«Әлеге программа кысаларында йомгаклау исемлегенә 100 объект кертелде. Моннан тыш, 36 объект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасына кертелгән. Шул исәптән 29 – Чаллыда, 3 – Әлмәт районында, берәр – Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Чистай муниципаль районнарында. Алар буенча контрактлар төзелгән. Сезонлылыкны исәпкә алып, эшләрне май аенда башларга планлаштырабыз», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Татарстанда коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләүгә 11 млрд сумнан артык акча каралган, шул исәптән 3 млрд сумнан артыгы – «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча.
Исегезгә төшерәбез, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты торак пунктларны комплекслы үстерүгә, шул исәптән тиешле социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыруга һәм яңартуга юнәлдерелгән.