Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Ярославль шәһәрендә 2013 елның 22 ноябреннән 24 ноябренә кадәр, “ЖКХ-2024” I Бөтенроссия ассамблеясен үткәрүе турында Сезгә хәбәр итәбез.
Россия Федерациясе региональ үсеш Министры И.Н. Слюняев катнашындагы Ассамблея кысаларында, “Бизнес”, “Хакимият”, “Инновацияләр”, “Җәмгыять” юнәлешләре буенча секцияләр булачак, шулай ук “ТКХ өлкәсендәге инновацияләр һәм төзелеш: кешеләр, проектлар, технологияләр” дигән күргәзмә һәм “ТКХ һәм төзелеш өлкәсенең иң яхшы яшь эшчесе” I Бөтенроссия бәйгесенең финалы булачак.
Тулырак мәгълүмат һәм катнашу шартларын Ассамблеянең Оештыру комитетыннан түбәндәге телефон буенча: +7(499)237-71-74, шулай ук http://gkh2024.ru// адресы буенча урнашкан рәсми сайтттан ачыклый аласыз.