Бүген җиденче мәртәбә «Җиңү диктанты» халыкара акциясе узды. Татарстанда ул 361 мәйданчыкта узды. Шуларның берсе – «Казан Кирмәне» Музей-тыюлыгы булды, анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов катнашты.
И.Нурмөхәммәтов сүзләренчә, әлеге патриотик акция Россия тарихына кагылырга, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәребезне тикшерергә мөмкинлек бирә.
«45 минут дәвамында без 25 тест соравына җавап бирдек. Биремнәр гади генә булмады. Мәсәлән, автор әсәренең китерелгән өзегеннән аның сугышның кайсы чорына багышланганын дөрес билгеләргә кирәк. Шулай ук зур сугышлар, бөек шәхесләр турында да сораулар булды. Бу бик кирәкле һәм патриотик акция. 1945 елда Бөек Җиңүнең безгә никадәр авыр бирелгәнен без белергә һәм һәрвакыт истә тотарга тиеш», – диде Илнур Фагилевич Җиңү диктантында катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып.
Фотосурәт «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы матбугат хезмәтеннән алынды