Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин социаль-мәдәни объектлар төзелеше барышы турында сөйләде.
Республиканың сәламәтлек саклау инфраструктурасын быел 53 объект тулыландырачак. Шуларның 47 се – фельдшер-акушерлык пунктлары. Эшләр барлык объектларда да алып барыла – гомуми күләмнең 45% ы башкарылган. Калган 6 медицина объекты буенча гомуми үтәлеш 31% ка җиткән.
Мәгариф өлкәсендәге 11 объектның 6сы-гомуми белем бирү мәктәпләре, биредә эшләр 29% ка үтәлгән. Төзелешнең актив фазасында – 5 балалар бакчасы, гомуми күләмнең 24% ы тәмам.
Яшьләр сәясәте буенча 11 объект төзелә. Шуларның өчесе – яшьләр үзәкләре, үтәлеш 37% тәшкил итә. 8 балаларны савыктыру лагереның 7се төзелә, үтәлеш - 22%. Буа районында объектны июль аенда төзи башлау планлаштырыла.
ТР Спорт министрлыгы белән берлектә 23 объект төзелеше буенча программа чаралары гамәлгә ашырыла. Бу ябык футбол манежлары, үтәлеш 12% ка бәяләнә. 18 универсаль спорт мәйданчыгының 16сында подрядчылар эшли, гомуми үтәлеш - 8%. Калган 2 объектта эшләр 12 майда башланачак.
Өч күпфункцияле үзәк һәм район мәдәният йорты «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә, монда гомуми үтәлеш - 32%.
Яшел Үзән районында «Шәйкать йорты» төзелешендә («Гаилә» илкүләм проектына кертелгән) эшләр 56% ка тәмам.