9 Май алдыннан, традиция буенча, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Татарстанның төзелеш комплексында күп еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тылда катнашучыларны зурладылар.
Министрлыкта хәзер 8 ветеран бар. Аларның һәркайсына хезмәткәрләр өйләренә кайтып, азык-төлек җыелмасы бүләк иткәннәр. Шулай ук аларга «Татарстанның мактаулы төзүчесе» күкрәк билгесе һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллинның шәхси сәламләү хаты тапшырылды. Министр ветераннарны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңелдән котлады, аларга сәламәтлек, озын һәм тыныч гомер теләде.
Якынлашып килә торган бәйрәм котлы булсын, кадерле ветераннарыбыз! Хәтерлибез, хөрмәт итәбез, горурланабыз!