Минзәләдә 500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелә

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Минзәләнең Садак микрорайонында 500 урынлык мәктәп төзелә. Бу гомуми мәйданы 8 609 квадрат метр булган өч катлы бина булачак.

Объектта әзерлек һәм җир эшләре төгәлләнгән. Идәннәр астына күмү, ростверкларны гидроизоляцияләү бара. Төзүчеләр шулай ук бинаның тышкы диварларын сала башладылар.

Моннан тыш, заманча җиһазлар сатып алу һәм яңа мәктәп тирәсендәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.

Мәктәп төзелеше «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проектының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International