Тәтеш районының «Акчарлак» балалар лагеренда яңа корпуслар барлыкка киләчәк

2025 елның 16 мае, җомга

Тәтеш муниципаль районының «Акчарлак» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеренда яңа корпуслар төзелә.

«Акчарлак» лагереның гомуми мәйданы – 1 926 кв.м. Балаларны савыктыру лагерьларын төзү буенча республика программасы кысаларында агымдагы елда биредә йокы корпусы, медицина блогы, котельная һәм контроль-үткәрү пункты төзелә.

Хәзер йокы корпусы төзелеше актив бара. Аерым алганда, объектта түбә ябу төгәлләнә, эчке инженерлык һәм җылылык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре башкарыла. Оператив үтәлеш 30 процентка җитте.

Шулай ук балалар лагере өчен кирәкле җиһазлар сатып алыначак, тирә-юнь төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International