Югары Ослан районында участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзү буенча эшләр тәмамланып килә

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Югары Ослан муниципаль районының Татар Бурнашы авылында участок полиция хезмәткәре өчен йорт төзү буенча эшләр тәмамланды. Подрядчы оешма булып, “ЭЛПЭК” ҖЧҖ тора. Эшләрнең инвесторы – Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды.

Подрядчылар барлык эшләрне дә тәмамладылар, хәзерге вакытта бинаның эчке ягын җыештыру буенча эшләр бара.

Шундый ук эшләр Шеланга авылында да бара, ләкин мондагы эшләр Югары Ослан муниципаль районы хисабына эшләнелә. Подрядчысы – “БрикСтрой” ҖЧҖ.

Подрядчы эшләрне тәмамлап килә. Бинаның эчке ягын ремонтлау 15-16 ноябрьгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International