Яшел Үзән су каналы 2024 елдагы эш йомгаклары буенча «Чиста су» номинациясендә Шәһәр хуҗалыгы предприятиеләре профессионалларының төбәкара күп тармаклы премиясе җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк Башкарма комитетында узды.
Конкурска Россиянең 40 төбәгеннән 940 гариза тапшырылган. Катнашучылар арасында – Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Архангельск, Барнаул һәм илнең башка шәһәрләреннән су каналлары.
Номинантларны цифрлы технологияләр һәм яңалыклар эшчәнлегендә куллану кебек критерийлар буенча бәяләделәр. Шулай ук сыйфат күрсәткечләре, мәгълүмати ачыклык һәм халык белән багланышлар исәпкә алынды.
Җиңүче дипломы Яшел Үзән су каналы генераль директоры Ренат Җәләловка тапшырылды. Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз!