Татарстанда 2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча онлайн тавыш бирү дәвам итә, ул 21 апрельдә башланды. Сораштыру 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, җиңгән объектлар «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы һәм «Безнең ишегалды» республика программасы буенча үзгәртеп корылачак.
Хәзерге вакытта тавыш бирүдә 270 мең кеше катнашты. Беренче ай йомгаклары буенча иң активлары – Биектау, Арча, Әтнә, Югары Ослан һәм Тәтеш районнары.
Исегезгә төшерәбез, исемлеккә республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендәге 283 объект кертелгән. Һәр районда 5-9 территория тәкъдим ителгән, иң күбе Казанда – 32 объект.
Исемлектә төрле типтагы җәмәгать урыннары, күбесенчә – парклар һәм скверлар (38,9%), шулай ук урамнар (24,4%), яр буе һәм пляж зоналары (17,4%), социаль объектлар янындагы территорияләр (14,7%) һәм табигый зоналар (4,6%) күрсәтелгән.
Моннан тыш, тавыш бирү исемлегенә 812 ишегалды территориясе кергән. Йомгаклар буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» уникаль программасы буенча яңарту өчен 200 адрес исемлеге билгеләнәчәк.