4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Мәскәүнең «Гостиный двор» күргәзмә комплексында «БЕЗНЕҢ МӘКТӘП» 9 нчы Халыкара архитектура фестивале узачак. Әлеге зур күләмле чара форматына 2025 елда ребрендингтан соң «BUILD SCHOOL» күргәзмәсе күчте.
Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты контекстында уза һәм Россиядә талантлы яшьләрнең үсеше һәм үз-үзен камилләштерү өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән.
«БЕЗНЕҢ МӘКТӘП»нең төп бурычларыннан берсе – заманча белем бирү мохитен булдыручы белгечләрнең (архитекторлар, девелоперлар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, хакимият һәм бизнес вәкилләре) үзара профессиональ хезмәттәшлеге. Биредә эшлекле, күргәзмә һәм конкурс программалары мәктәп һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен проектлау, төзү, модернизацияләү һәм җиһазлауның барлык аспектларын комплекслы колачлый, бу исә бөтен Россия буенча иң яхшы архитектура проектларын массакүләм төзелешкә тизрәк кертүгә ярдәм итә.
Фестивальне Россия Архитекторлар берлеге, Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, Мәскәү шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше Комитеты ярдәмендә Мәскәү архитекторлары берлеге оештыра.
Фестивальдә катнашу шартлары һәм сайтта теркәлү www.buildschool.ru