Татарстанда «Иң яхшы сметачы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак

2025 елның 23 мае, җомга

2025 елда «Иң яхшы сметачы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы «Индустриаль мирас» шигаре белән узачак. Аны оештыручылар арасында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Дәүләт экспертизасы, ТР Төзүчеләр берлеге, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты бар.

Конкурс берничә этаптан тора. Онлайн форматта 20-23 июньдә конкурсантларны тизлек һәм төгәллеккә сынау узачак. Моннан тыш, 15 июльгә кадәр һәр катнашучы үз презентациясен әзерләргә тиеш.

Суперфинал 8-10 августта Яр Чаллыда узачак, анда дәгъвачылар төзелеш объектларында гамәли биремнәр башкарачак.

Гаризаны 2025 елның 1 июненә кадәр конкурс сайтында бирергә мөмкин: bestsmetchik.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International