Республикада 911 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы быел республиканың 42 муниципалитетын үз эченә ала. Программа паспортына 911 йорт кертелгән, аларның 16сының милекчеләр тарафыннан капремонт фондын формалаштыру өчен махсус счетлары бар. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Электрон аукционнар оештыру эше дәвам итә. Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды 864 күпфатирлы йортта подряд оешмаларын билгеләде, шул исәптән: 204 объектта – лифт җиһазларын алыштыру, 649 объектта – төзелеш-монтаж эшләрен башкару, 11 объектта – лифтларны алмаштыру һәм гомуми төзелеш эшләре буенча.

«Хәзер республиканың 37 муниципалитетында 453 йорт ремонтлана. бүгенге көнгә программаның гомуми үтәлеше 24% тәшкил итә. Калган йортларга график буенча бу ай ахырына кадәр керешергә тиешләр. 40 йортта ремонт тәмамланган», – дип белдерде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International