Дамир Шәйдуллин эш сәфәрендә Лисичанск һәм Рубежныйда булып кайтты

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин һәм Рубежный шәһәренең шәһәр округы башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Евгений Шаталин белән бергә Дамир Шәйдуллин Татарстан торгыза торган социаль объектларга капиталь ремонт ясауны контрольдә тотты.

«Сәфәр программасы бай һәм нәтиҗәле булды. 2 нче урта мәктәптә һәм Рубежный шәһәр үзәк хастаханәсенең пищеблогында булып кайттым. Лисичанскида 8 нче катнаш төрдәге «Светлячок» ясле-бакчасын ремонтлау барышын карап алдым. Тулаем алганда, Татарстан төзүчеләре оптимистик рухта. Аларга тиешлесен бирергә кирәк. Безнең егетләр сыйфатлы һәм планны үтәп эшлиләр», – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Дамир Фәрит улы. 

Дамир Шәйдуллин су ташучы машина йөртүчеләр һәм авария бригадалары хезмәткәрләре белән очрашты. «Аларның төп бурычы – су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу челтәрләрендәге аварияләрне җәһәт кенә бетерү һәм халыкны вакытында су белән тәэмин итү. Алар үз вазыйфаларын да уңышлы башкаралар», – диде Дамир Шәйдуллин.

Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре администрацияләре вәкилләре, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнашты. Катнашучылар ремонт-торгызу эшләре һәм көзге-кышкы чорга әзерлек буенча чаралар планы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International