Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013-2017 еллар өчен авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү турындагы Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Чарада, шулай ук, Татарстан Республикасының 38 муниципаль оешмасыннан башкарма комитет җитәкчеләре каташты. Киңәшмә барышында авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә ихтыяҗлык һәм 2013-2017 еллар өчен авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү турындагы Республика адреслы программаны тормышка ашыруның планлаштырылган этаплары турындагы мәгълүматлар тикшерелде.