Тукай районында участок полиция хезмәткәрләре өчен төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды

2013 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Тукай миуниципаль районының Круглое Поле бистәсендә һәм Новотроицкое авылында, полиция участок пункты һәм участок полициясе өчен торак йортны берләштергән ике административ-торак комплекс файдалануга тапшырылды. Әлеге төзелеш хокук бозуны кисәтү комплекслы программасы кысаларында башкарылды. Генераль подрядчылар –“АвтоСтройИнком” һәм “Евростиль” ҖЧҖ.

Круглое Поледагы административ-торак комплексның тантаналы ачылышында ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча полиция  башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров һәм район башлыгы Вәсил Хәзеев катнашты. Марат Айдаров, Министрлык исеменнән, Круглое Поле бистәсенең участок полиция хезмәткәренә яңа “Нива”дан ачкыч тапшырды. Круглое Поле бистәсендә өлкән учасок полиция хезмәткәре, полиция майоры Спартак Иванов яңа фатир һәм эш урыныннан  ачкыч алды. Аның эчке эшләр органнарындагы эш стажы  - 15 ел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International