ТР Төзелеш министрлыгында Дәүләт Думасы депутаты катнашында эшче төркем утырышы узды

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышы узды.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов катнашындагы утырышны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов уздырды.

Катнашучылар Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эшче төркемгә беркетелгән бурычлар кысаларында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге киңәшмәнең 2024 елның 16 октябрендәге беркетмәсендә Татарстанның «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» һәм «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International