Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының барлык коллективы исеменнән һөнәри бәйрәмегез - проектчы көне бнлән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!
Бөтен эшләр дә проекттан башлана: яхшы, сыйфатлы, нигезле. Пректчыларның иңнәренә зур җаваплылык ята, чөнки нәкъ менә Сез республиканың төзелеш тармагы эшчәнлеге өчен нигез саласыз. Сезнең белемнәрегез инженерлык һәм башка тормыш өчен кирәк булган системалар өлкәсендәге соңгы мәгълүматларны кертергә ярдәм итә.
Һөнәри бәйрәмегез алдыннан Сезгә эшегез өчен рәхмәт әйтергә һәм сәламәтлек, бетмәс энергия, озын гомер һәм җәмгыять һәм барлык республика өчен эшләгән эшегездә зур уңышлар теләргә рөхсәт итегез
Хөрмәт белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры
И.Э. Фәйзуллин