Лаеш районының Кече Елга авылында җирлек башкарма комитеты бинасы төзелә

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Проект буенча җирлекнең Кече Елга авылындагы 96 квадрат метр мәйданлы Башкарма комитет бинасы бер катлы булачак. Биредә җитәкчелек өчен 2 кабинет, бухгалтерия һәм архив бүлмәләре, вестибюль һәм универсаль санузел каралган.

Төзүчеләр стеналарны өеп бетерделәр, түбә ябу эшләрен төгәлләделәр һәм тәрәзәләрне урнаштырдылар. Тышкы канализация урнаштыруны, идәннәрне плитка белән бизәүне дәвам итәләр, территорияне төзекләндерәләр. Объект буенча әзерлекнең гомуми проценты 67% тәшкил итә.

Төзелеш кысаларында Башкарма комитет өчен кирәкле җиһазлар һәм мебель сатып алачаклар. Бина аз хәрәкәтчән кешеләр өчен уңайлы булачак.

Узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, агымдагы елда республика программасы буенча Татарстанда Алексеевск, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә авыл җирлекләрендә 16 Башкарма комитет бинасы төзеләчәк. Нурлат, Питрәч, Сарман, Тәтеш, Тукай һәм Ютазы районнарында шулай ук. Моның өчен 166 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Объектларда эшләр 44% ка башкарылган. Яшел Үзән районында Башкарма комитет бинасы тапшырылды.

ТР ГИСУ фотосурәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International