ТР Төзелеш министрлыгына Чиләбе өлкәсеннән делегация килде

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Чиләбе өлкәсеннән делегация килде.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте арасында икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.

Анда Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе, Татинвестгражданпроект һәм республиканың эре төзелеш компанияләре вәкилләре катнашты.

Чиләбе өлкәсенең бизнес-бергәлеген алдынгы җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре тәкъдим итте.

Катнашучылар төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International