Узган җомгада Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт буенча агымдагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Агымдагы елда Татарстанда 911 йортка ремонт ясалачак, шуларның 16сының капремонт фонды милекчеләре тарафыннан формалаштыру өчен махсус счетлары бар. Программаның финанс күләме – 11 млрд 266 млн сум.
Бүгенгә барлык 42 муниципаль районда да күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга керешкәннәр. Гомуми үтәлеш 31% тәшкил итә – 51 йорт ремонтланган. 526 йортта эшләр дәвам итә.