Татарстан «Россия төбәкләренең мәдәни мирасы» смотр-конкурсында иң югары бүләккә лаек булды

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Рязаньда «Архитектур мирас» VIII Бөтенроссия фестиваленә йомгак ясадылар. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән меңнән артык архитектор һәм реставратор катнашты. Төрле эшлекле программа кысаларында түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, дискуссияләр, конференцияләр оештырылды, аларда архитектура-шәһәр төзелеше мирасын саклау өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясады.

Фестиваль эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев чараның лаеклы дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. «Фестивальдә кызыклы проектлар белән күп кенә төбәкләр тәкъдим ителде. Фестивальнең күпьеллык тарихында беренче тапкыр югары бүләкне – «Россия төбәкләренең мәдәни мирасы» смотр-конкурсының Гран-присын берьюлы өч төбәк: Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург алуы гаҗәп түгел», – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Владимир Кудряшев.

Татарстан конкурска бирелгән югары һөнәри эшләр комплексы өчен билгеләнде:

– «Чистай тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясе» һәм «Татарстан Республикасы Алабуга шәһәренең тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясе». Катнашучы: Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы;

– «Казанның мәдәни мирас объектларын реставрацияләү, Татарстан Республикасы». Катнашучы: «Татинвестгражданпроект» ДУП 4

- «Мәдәни мирас объекты белән идарә итүдә комплекслылык һәм аңлылык. «Мәрҗани мәчете» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү һәм җайлаштыру, 1770 ел». Катнашучы: мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты; «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 4

Шулай ук Татарстан «Архитектура һәм ландшафт мирасы объектларын реставрацияләүнең һәм аларны заманча шартларга җайлаштыруның гамәлгә ашырылган проектлары» номинациясендә Көмеш диплом алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International