Бөгелмә районының Акбаш авылында күп функцияле үзәк ачылды

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Узган ялларда, ТР Бөгелмә муниципаль районының Акбаш авылында, тантаналы рәвештә заманча күп функцияле үзәк ачылды. Авылның иске клубы 1959 елда төзелгән, ә фельдшер-акушерлык пункты балалар бакчасында иде, мондый хәл авыл кешеләренә уңайсызлыклар тудырды. Яңа күп функцияле үзәктә китапханә, клуб һәм ФАП бар. Үзәкнең тантаналы ачылышы хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылган иде.

Бу елны 6 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды һәм Яңа Александр һәм Татар Дымы авыл җирлекләрендә ике ФАП төзелде. Районда 6 гомуми белем бирү мәктәбе ( 4, 7, 11, 18, Ключә һәм Карабаш) ремонтланды.  Аларның һәркайсында программа билгеләгән эшләрнең 6 төре дә каралган һәм алар барысы да тулы күләмдә башкарылган. Моның өчен республика бюджетыннан 96 миллион сумнан артык чара бүленеп бирелгән иде. Ремонт эшләренең калган төрләре җирле бюджет чарлары һәм иганәче ярдәме хисабына эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International