ТР Азнакай муниципаль районы Тумутук һәм Вахитов авылларында участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплекслар төзү эше сентябрьдә башланган иде. Хәзер инде әлеге йортлар яңа хуҗаларын кабул итәргә әзер, алар кирәкле булган барлык җиһаз һәм техника белән җиһазландырылган. Объектларның әзерлеген Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Булат Фәхретдинов һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тикшерде. Алар төзүчеләрнең эшләрен югары бәяләделәр.