ТР Ижтимагый палатасында “Казан шәһәренең торак-коммуналь өлкәсендәге проблемалар” дигән темага “кайнар линия” булачак

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Ижтимагый палатасы карамагындагы торак-коммналь хуҗалык өлкәсен иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркем, 21 ноябрь көнне, 15:00дән 18:00гә кадәр  “Казан шәһәренең торак-коммуналь өлкәсендәге проблемалар” дигән темага “кайнар линия” үткәрәчәк.

Гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итәчәкләр: Кремль, 0 подъезд, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсе. Телефоннан шалтыратулар  түбәндәге телефоннар буенча кабул ителәчәк: 567-80-94, 567-80-93.

Гражданнарны түбәндәге кешеләр кабул итәчәк:

-Кәримов Марат Асфән улы – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата әгъзасе, ТКХ өлкәсен иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе;

-Застела Михаил Юрьевич – Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының РФнең җирле үзидарә һәм торак-коммуналь сәясәт буенча комиссия әгъзасе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ өлкәсен иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркем әгъзасе;

-Сомов Геннадий Михаилович - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ өлкәсен иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркем әгъзасе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International