Узган җомгада Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкәдә капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру каралды. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чараларның үтәлеше турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәдәният өлкәсе учреждениеләренә капиталь ремонт тулы куәтенә бара.
«Подрядчылар тарафыннан эшкә алынмаган объектлар саны кими бара. Дүрт республика һәм федераль программа буенча барлыгы 979 млн 639 мең сумлык 27 объект ремонтлана. Аларның күбесе – 19ы-авыл мәдәният йортлары. Гомуми үтәлеш 83% тәшкил итә, Буа, Кайбыч һәм Саба районнарында 3 объект тапшырылган, динамика 11,8% тан артып киткән», – дип хәбәр итте Дамир Шәйдуллин.
Өч балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясауга 223 млн 828 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән Биектау районының Усад авылында бюджеты 75 млн 297 мең сум булган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән. Биналар 78% ка ремонтланган, динамика 6,3% тәшкил итә.
Башка биш тармак учреждениесе буенча эшләр 31% ка үтәлә. «Гаилә» илкүләм проекты буенча 4 объект ремонтлана: Мамадышта һәм Казанда ике китапханә, Кукмара районының Вахит авылында яшь тамашачы театры һәм Кукмарада абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы. Моннан тыш, «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасына Казандагы «Боратынский утары» мәдәни мирас объекты да кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, «Гаилә» илкүләм проектының бер юнәлеше – мәдәният инфраструктурасын үстерү һәм гаилә кыйммәтләрен үстерү чараларын берләштерү.
Фотосурәттә: «Үзәк китапханә системасы» МБУнең Казандагы 25 нче филиалына капиталь ремонт барышы